Зеленодольск механика көллиятендә имтиханнар булып узды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның 18 ноябрендә, эш графигына ярашлы рәвештә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында уку курсларын тәмамлаганнан соң «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Гариза биргән 12 студентның 10сы имтиханнарга килде һәм кертелде. Имтиханның теоретик һәм практик өлешләрен беренче мәртәбә 9 студент тапшырды, алар, укуларына карап, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International