2024 елның 12 ноябрендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча бүлеге дәүләт инженер-инспекторы А.Г.Тукмаков тарафыннан «В, С, Д, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан кабул ителде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Имтиханны тапшыру уңышлы үтте.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.