Кар җыю машиналарының техник торышын тикшерү

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 18 ноябрендә "ТАТЛИЗИНГ" дәүләт унитар предприятиесенә караган һәм лизинг шартнамәсе буенча файдалануга тапшырылган "Саба районының Шәмәрдән ТКХ КҖП" АҖ базасында кышкы чорда кар җыю өчен әзерләнгән 5 үзйөрешле машина карап чыгылды.

Карау өчен тәкъдим ителгән барлык машиналар да төзек һәм таләпләргә туры килә, алар техник карау узу турында таныклык алачак.

Тикшерүдән соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде, анда үзйөрешле машиналар катнашында узган елгы юл-транспорт һәлакәтләреннән мисаллар китерелде. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International