«КАМАЗ-ЭНЕРГО» ҖЧҖендә техник карау узды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздыруның расланган графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча бүлеге «КАМАЗ-ЭНЕРГО» ҖЧҖендә техник тикшерү уздырды. Карауга 5 трактор һәм 1 чәнечкеле төягеч куелган иде. Техник карау вакытында тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, медицина аптечкасының һәм янгын сүндергечнең комплектлылыгы һәм булуы тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника югары дәрәҗәдә әзерләнгән һәм төзек хәлдә иде. 

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Марат Әхмәтшин – Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International