Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга техник карау уздыру дәвам итә

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

15, 16 ноябрь көннәрендә Олы Битаман, Алан-Бәксәр һәм Усад авыл җирлекләрендә чираттагы техник карау үткәрелде. Карау өчен 21 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың, иминиятләштерү тоташтыргычларының төзеклегенә, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, йөртүченең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узганнарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International