«Бигеш» халыкара аэропортында («КАМАЗ»ның бүлендек предприятиесе) үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник карау һәм көзге-кышкы сезонга әзерлек буенча чаралар комплексы уздырылды.
Бу предприятиедә техник карау 2 этапта үткәрелә. Бу юлы перронга һәм очып китү полосасына хезмәт күрсәтүче, теләсә нинди метеошартларда аэропортның өзлексез эшләвен тәэмин итүче 20 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарның техник характеристикаларына, аларга хезмәт күрсәтүгә һәм һава шартларының үзгәрүенә тиз җавап бирү мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыгының, дәүләт теркәү билгесенең булуы, машина агрегатлары номерларының дәүләт теркәве турындагы таныклыкта күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе, аптечка, янгын сүндергеч булуы тикшерелде. Аэропорт персоналы белән куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм барысы да техник карау узу турында таныклыклар алдылар.
Марат Әхмәтшин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.