14 ноябрьдә «Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ B, C, D, E, F категорияле тракторчы-машинист курсларын тәмамлаган курсантлар өчен имтихан үткәрелде. 9 курсантның 7 се теоретик белем һәм машина йөртү күнекмәләре буенча яхшы әзерлек күрсәтте, икесе өчен 7 көннән кабат сынау тапшыру оештырылачак.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.