2024 елның 13 ноябрендә Әгерҗе районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категорияле мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханнарга кертелгән 28 кешенең 8е килмәде, 15е уңышлы тапшырды, 5 кеше имин эксплуатация буенча теоретик өлешне үтә алмады. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан 2024 елның 21 ноябренә билгеләнде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.