Техниканы саклау – тикшерүдә тора торган эш!

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү буенча конкурс алдыннан Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча максатчан эш алып барыла. Моның өчен кырлардан барлык авыл хуҗалыгы техникасы машина парклары территориясенә китерелә, аннары аларны саклауга махсус билгеләнгән мәйданчыкларга яисә ябык биналарга урнаштыру буенча комплекслы чаралар үткәрелә. Чәчү комплексларын, комбайннарны, үзйөрешле чапкычларны һәм сиптергечләрне саклау таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге белән берлектә, эшнең сыйфатын тикшереп торалар.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International