«Мамадыш су каналы» АҖ һәм «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ техник карау уздырылды

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 14 ноябрендә «Мамадыш су каналы» АҖ һәм «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелергә тиешле техник карау үткәрелде. Техник карау өчен 4 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырган вакытта аларның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары булу-булмавына, тракторчы-машинист таныклыкларына, дәүләт теркәү билгесенә, машиналардагы номер агрегатларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәвенә, шулай ук аптечка, янгын сүндергеч җайланма, аварияле тукталыш тамгасы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Барча техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде, барысы да техник карауны уңышлы узды. 

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International