Биектау муниципаль районында, үзйөрешле техниканы куллану процессында хокук бозуларны чикләү максатларында, агымдагы елның 13 ноябрендә профилактик чаралар оештырылды. Дәүләт номеры, теркәлү турында таныклык, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы, техник тикшерү узу турында таныклык, ОСАГО полисы булу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Чара барышында 5 берәмлек техника тикшерелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.