Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән Азнакай муниципаль районында уртак рейд узды

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Барысы да яхшы белә: мототехника булган транспорт чарасын сатып алуы гына аз, аларга карата куелган мәҗбүри таләпләрне дә үтәргә кирәк. Әйтик, 10 көн дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге органнарында ел саен уздырыла торган техник карауны үткән, теркәү исәбенә куелган техника эксплуатацияләү өчен рөхсәт ителә.

Квадроцикллар (мотовездеходлар) юлсыз урыннардан йөри торган  мототранспорт чараларына карый, шулай булгач аларны җитештерүчеләр конструкцияне кисешкән җирлекләрдән һәм грунт юлларыннан хәрәкәт итүне исәпкә алып эшли. Гомуми файдаланудагы юлларга, мәсәлән, юлның икенче ягына күчү яки АЗС колонкасына килү өчен, аз гына арага чыгарга мөмкин.

Агымдагы елның 12 ноябрендә Азнакай районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны тикшерү һәм профилактикалау буенча уртак профилактик рейд узды. Төп бурыч үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләүнең мәҗбүри таләпләренең үтәлешен, үзйөрешле машиналарның техник торышын, шулай ук аларны эксплуатацияләүгә кертүне, теркәү документларының булуын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү иде. Рейд барышында 7 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 1 берәмлеге бозып файдаланыла иде, нәтиҗәдә административ беркетмәләр төзелде. 

 

Шамил Гаскәров  – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International