2024 елның 11 ноябрендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында F категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 19 имтихан бирүчедән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре теориясе һәм машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча имтиханнарны, шулай ук йөртү буенча 13 кандидат тапшырды, 4 кеше имтиханнарны бирә алмады, 2 кандидат килмәде. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.