ТР Зеленодольск районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында расланган график буенча чираттагы техник карау узды. Әлеге предприятиедә теркәлгән техниканың күп булуы сәбәпле, техник тикшерү өч этапта үткәрелә. Чираттагы өченче этапта теркәлгән 129 берәмлектән 18 трактор һәм 5 трактор тагылмасы тәкъдим ителде. Күрсәтелгән барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бары тик бер тракторда тышкы яктылык приборының төзексез булуы ачыкланды, ул техник тикшерү барышында төзәтелде. 23 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.