Техник карау графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 11 ноябрендә Арча районының «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау өчен 10 берәмлек трактор, тагылма һәм юл-төзелеш машинасы тәкъдим ителде. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә иде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.