Агымдагы елның 9 ноябрендә Биектау районының Әлдермеш һәм Ямаширмә авыл җирлекләрендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник тикшерү үткәрелде. Техник тикшерүгә барлыгы 14 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.