«Коммунсервис» МУП техник карау уздырылды

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 2 ноябрендә, расланган график нигезендә, Актаныш муниципаль районында «Коммунсервис» муниципаль унитар предприятиесендә үзйөрешле тракторларга, юл-төзелеш машиналарына һәм тагылмаларга техник тикшерү үткәрелде. Техник карау өчен 12 трактор һәм юл-төзелеш машинасы тәкъдим ителде. Шуларның 8 берәмлеге аренда нигезендә эшли, алар «Татлизинг» ТР ДУП карамагында.  Техник карау вакытында документация, шулай ук техниканың техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының төзеклеге, тавыш сигналы, комплектлылыгы һәм медицина аптечкасының, янгын сүндергечнең, авария тукталышы билгесенең, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның булуы тикшерелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, ачыкланган бозулар буенча, бер техник тикшерү акты төзелде. Техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килә торган техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International