Алексеевск муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды. Узган тугыз айдагы эш йомгаклары буенча аварияләрне киметү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәрәҗәсен һәм эш вакытында куркынычсызлык техникасын арттыру, юл хезмәтләренең кышкы чорга әзерлеге һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен җаваплы төрле хезмәтләр арасында хезмәттәшлекне яхшырту мәсьәләләре каралды. Шулай ук машиналарның техник характеристикаларына, аларга беренчел янгын сүндерү чаралары һәм медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелде.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.