Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Идарә хезмәткәрләренең балалары арасында «балалар күзләре белән коррупция» темасына балалар рәсем конкурсы узды. Катнашучыларның яшь төркеме 2 категориягә бүленде: 6 яшьтән 11 яшькә кадәр һәм 12 яшьтән 16 яшькә кадәр.
Конкурсның максаты үсеп килүче буынның игътибарын коррупция кебек глобаль проблемага каршы көрәшкә җәлеп итү иде. Әлеге конкурс кысаларында балалар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр, анда алар коррупция күренешләрен, аның безнең тормышка тискәре йогынтысын һәм нәтиҗәләрен күзаллауларын чагылдырдылар.
Миләүшә Фазлыева – оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы белгече – коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат.
Жюри әгъзалары алдында һәрбер эшне бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләү буенча авыр бурыч торды. Әлеге эш нәтиҗәсендә җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды:
Родионова Таисия Константиновна – 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге категориядә җиңүче;
Хаҗиәхмәтова Айзилә Айрат кызы – 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге категориядә җиңүче.
Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!