Яңа Чишмә районында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә хуҗалык субъектлары һәм шәхси хуҗалар карамагындагы үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга еллык техник тикшерү уздыру темасына да тукталдылар.
Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең 2024 елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча бүлек җитәкчесе Рәис Хисмәтуллин доклад белән чыгыш ясады, анда ул авыл җирлекләрендә еллык техник карау үтүгә җентекле анализ ясады.
Район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов шәхси хуҗаларда ТК узу проценты түбән булган авыл җирлекләре башлыкларының нотыкларын тыңлады һәм халыкка мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кушты.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.