Актаныш районында АХМ саклауны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Агымдагы елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Р.Р.Мөхәммәдиев белән берлектә, хуҗалыкларның баш инженерлары белән күчмә киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында «Алга» ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ һәм «Чишмә» АФ» ҖЧҖ хуҗалыкларында булдылар. Инженер-техник хезмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре бу вакытта авыл хуҗалыгы техникасының барлык төрләрен озак вакытка саклауга кую, сыйфатлы дефектовка уздыру һәм ремонт циклын оештыру эшләрен үз вакытында оештыруга юнәлтелгән. Чәчү комплексларын, комбайннарны, үзйөрешле чапкычларны һәм сиптергечләрне саклау таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук техниканы көзге чорда куллануны тикшереп торуны көчәйтү бурычы куелды.

Хуҗалыкларны үзара тикшерүләр якындагы көннәрдә дә планлаштырыла.

 

Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International