Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында семинар-киңәшмә узды

2024 елның 1 ноябре, җомга

Агымдагы елның 31 октябрендә Арча районында «Заря» агрофирмасы» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы чорда ремонтны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Терлекчелек тармагында 2024 елның 9 аендагы эшкә йомгак ясалды. Семинарда Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Ф.Хәбиров, Республика ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Р.И.Хашыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш инженерлары һәм баш зоотехниклары катнашты.

    ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларга 2024 елда үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте, транспорт чараларының техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде.

 

     Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International