2024 елның 31 октябрендә «Завод Техно» ҖЧҖ филиалында тракторларга һәм сәнәкле төягечләргә еллык техник карау уздырылды. Техниканы техник яктан тикшергәндә руль идарәсенең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясенә, шиннарның торышына, янгын сүндергечләрнең, медицина аптечкаларының булуына, тракторчы-машинист таныклыгы булуына, йөк төягеч йөртүченең квалификациясенә аерым игътибар бирелде. Техник тикшерүгә тапшырылган 50 берәмлек техниканың 48 буенча еллык техник карауны узу турында таныклык бирелде. Куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү сәбәпле техник тикшерүнең 2 акты төзелде.
Тракторчылар белән куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. Шулай ук балигъ булмаган балалар катнашында квадроциклларда һәм кар машиналарында юл-транспорт һәлакәтләре турында да сүз барды.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.