«ОМС-ЦЕНТР» ҖЧҖ оешмасында техника каралды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча бүлеге «ОМС-ЦЕНТР» ҖЧҖ дә техник карау үткәрде. Техник тикшерүгә 15 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 3 берәмлегендә яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды, бу куркынычсызлык таләпләренә туры килми, дәүләт теркәү билгесе тиешсез урында куелган иде. Тикшерү йомгаклары буенча хокук бозуларны күрсәтеп актлар төзелде, алар төзәтелгәннән соң, техник тикшерү узу турында таныклык алу өчен, 20 көн эчендә кабат тикшерелергә кирәк булачак. Техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килә торган калган техникага техник тикшерү таныклыгы биреләчәк.

      Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International