«Нурлат элеваторы» ЯАҖ предприятиесендә үзйөрешле техникага 6 берәмлек күләмендә ел саен үткәрелә торган техник тикшерү уздырылды. Техник карау вакытында Хөкүмәтнең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары нигезендә техниканың техник торышы, номерлы агрегатларны чагыштырып теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкасы, янгын сүндерү чаралары булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү барышында кисәтүләр булды, алар урында бетерелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.