Питрәч муниципаль районында физик затлардагы техниканы тикшерү

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

«Үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре»нең 5 пункты нигезендә (2013 елның 13 декабрендәге 1013 номерлы РФХ карары белән расланган) Питрәч районында физик затларга карата әлеге төр чараларны үткәрү дәвам итә. 2024 елның 24 һәм 25 октябрендә Иске Шигали авыл җирлегендә әлеге тикшерү өчен 8 үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында, физик зат гаризасы буенча, 2 берәмлек техникага ЭПСМ рәсмиләштерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Тикшерүне уңышлы узганнарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

    Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International