Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын саклауны оештыру

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Чираттагы авыл хуҗалыгы елы тәмамлана. Кыр эшләре тәмамлангач, район механизаторлары техниканы озак вакытлы саклауга кую эшләрен башкаралар. Дөрес куелмаганда, озак саклауда детальләр материалының параметрлары һәм сыйфаты, коррозия һәм башка күренешләр аркасында, үзгәрә. Бу эшне дөрес итеп оештырган очракта, машиналарның сакланышын һәм алар буенча техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт чыгымнарын киметүне тәэмин итәргә мөмкин. Балтач районының күпчелек хуҗалыклары машиналарны әзерләүгә һәм саклауга кую буенча планлы эш башлаган, машиналарның, аларның агрегатларының сакланышын коррозиядән, деформацияләрдән һәм башка җимергеч йогынтылардан тәэмин итә торган оештыру-технологик чаралар комплексы үткәрелгән. Техниканы алга таба торгызу өчен кирәк булачак запас өлешләрне билгеләп, җитешсезлекләрне ачыклауга аерым игътибар бирелә.

     Балтач районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркларында көзге-кышкы ремонтлауны оештыруда консультация ярдәме күрсәтү максатында хуҗалыкларны йөреп чыкты.

Бүгенге көндә агросәнәгать комплексы оешмаларында кышкы чорда техниканы саклау төп бурыч булып тора. Машиналарны саклау – машина-трактор паркына хезмәт күрсәтүнең состав өлеше.

 

      Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International