«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалында мототранспорт чаралары йөртүчеләр арасында имтихан булды

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды.  ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы укучылардан имтихан алды. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, монда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр. Практик имтихан сазлык машинасында узды.

     Гариза биргән 24 курсантның 22се имтиханга кертелеп, 19ы уңышлы тапшырды.

     Материалларны дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

     Сынауны тапшырмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнде.

   

     Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International