ТР Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2024 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2024 елның 25 октябрендә Балтач муниципаль районы буенча  дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә  Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рәфил улы гражданнарны кабул итте.      Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны  теркәү, исәптән төшерү һәм теркәү документларын торгызу, техник тикшерү уздыру, шулай ук уку процессын оештыру һәм тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру мәсьәләләре каралды. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга җентекле аңлатмалар бирелде.        

     Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International