«Сетевая компания» АҖ филиалында техник карау уздырылды

2024 елның 25 октябре, җомга

«Сетевая компания» АҖ филиалында үзйөрешле техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Филиалның ике участогы – Әнәк һәм Актаныш авылларында күрсәтелгән техника каралды. Барлыгы 4 берәмлек үзйөрешле техникага техник тикшерү үткәрелде. Машиналарны техник яктан тикшергәндә машиналарның тышкы кыяфәтенә, техник торышына, теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук аптечка, янгын сүндергечләр, авария тукталышы билгесе булуга аерым игътибар бирелде.

     Тикшерү нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән техника тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде һәм аңа техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк.

 

   Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International