Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында имтиханнар булып узды

2024 елның 25 октябре, җомга

Механизаторларны әзерләү сыйфаты техниканы имин эксплуатацияләүнең мөһим өлеше булып тора һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен тирәнтен белү беркайчан да артык булмый.

     Бу елның 23 октябрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына беренче омтылыштан ук сынауны тапшыра алмаган укучылардан кабат имтиханнар кабул ителде. Имтиханга барлыгы 6 кеше килде, барысы да теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырдылар һәм тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

 

     Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International