Чүпрәле тармак технологияләре техникумында имтиханнар кабул ителде

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

2024 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан «С» һәм «F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган «Чүпрәле тармак технологияләре» ДАҺБУ тәмамлаучылардан имтиханнар кабул ителде.

    Имтихан тапшырырга гариза биргән 14 укучының 9ы «С» категориясенә, 6сы «F» категориясенә уңышлы тапшырды. Кабат имтихан җиде көннән соң булачак. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

                                               

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International