Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кукуруз орлыкларын җыялар. Мондый чорда техниканың имин эшләвен оештыру, бигрәк тә янгын куркынычсызлыгы мөһим роль уйный.
Алексеевск муниципаль районы хуҗалыкларына барганда ашлык җыю комбайннарының эшенә контроль үткәрелде. Комбайн системаларының техник төзеклегенә, янгынга каршы инвентарь булуына һәм төзеклегенә аерым игътибар бирелде, шулай ук хуҗалыклар хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Әгъләм Тукмаков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.