ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

2024 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итте.

Кабул итү барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, дәүләт исәбенә кую һәм  хокук билгеләүче документлары булмаган үзйөрешле машиналарны исәптән төшерү, гамәлдә булу срогы чыккач тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, техник тикшерү уздыру өчен оешмалар белән шартнамәләр төзү мәсьәләләре каралды.

Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга да җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.

Аннары Альберт Борһанов район башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин белән очрашты, аның белән территориядә ведомство карамагындагы эшне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук «Теләче» газетасы редакциясе журналистлары белән очрашты.

 

    Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International