«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясендәге мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханнар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта квадроциклда кабул ителде. Сынау тапшырырга килгән 5 кандидатның 5се дә имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтихан тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.