2024 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты: 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84360) 2-16-11, 8(843) 221-77-85
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: ТР, Теләче районы, Теләче авылы, Ленин ур., 46 йорт.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.