Баулы шәһәренең Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде

2024 елның 18 октябре, җомга

2024 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М.Мөхәммәтҗанов «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль казна предприятиесендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырды.

Техник карау уздырганда тормоз системасын, руль идарәсен, тышкы яктылык приборларын, пыяла чистарткычларны, пыяла юдырткычларны, двигательләрнең торышын һәм конструкциянең башка элементларын, шулай ук аптечкалар һәм ут сүндергечләрне тикшерүгә аерым игътибар бирелде.  Тракторчы-машинист таныклыклары һәркемнеке дә гамәлдә һәм беркетелгән техникага туры килә.

Техник тикшерүгә тапшырылган 18 берәмлек техниканың 18е буенча да таныклык биреләчәк.

Оешманың барлык хезмәткәрләре белән үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм линиягә чыкканчы һәм кайтканнан соң көн саен карап чыгу кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.

Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International