Актаныш районы дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре өмәдә катнашты

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Һәрберебез уңайлы, чиста мохиттә яшәргә һәм эшләргә омтыла. Актаныш районы үзенең матур табигате белән дан тота, һәм без бу байлыкны саклауга үз өлешебезне кертү белән горурланабыз.

Өмә – ул җыештыру гына түгел, ә матур дөньяда яшәргә чын күңелдән теләк белдерүнең менә дигән ысулы.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге хезмәткәрләре дә бу мөһим чарада актив катнашты, уртак максатның әһәмиятен аңлап, рухи күтәренкелек белән хезмәт куйдылар. Беркетелгән территорияне тәртипкә китерделәр: көнкүреш чүп-чарларын, коры үлән һәм куаклыкларны җыеп алдылар. Чиста һәм каралган җир һәр үтеп баручының күзен сөендерә.

Тырышлыгыбызның нәтиҗәсен күрү күңелле һәм бары тик бергәләп кенә без Актанышның матурлыгын саклап кала алачакбыз һәм үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк була алачагыбызга ышанабыз.

Илдус Хәкимов –  бүлек җитәкчесе – Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International