2024 елның III кварталына йомгаклар ясау

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт техник күзәтчелек буенча территориаль бүлекләр башлыклары катнашында киңәшмә узды, анда 2024 елның III кварталына йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов ачты.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2024 елның 9 аендагы эшенә йомгак ясады.

Аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Сергей Грачев «Аттракционнарда травматизм турында» доклад белән чыгыш ясады.

Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган исәпкә алу бүлеге башлыгы Илнур Җәләлетдинов 2024 елда техниканы теркәүгә кагылышлы яңалыклар белән таныштырды.

Икътисадый анализ, эшчәнлекне һәм дәүләт сатып алуларын тәэмин итү бүлеге башлыгы Альберт Нигъмәтҗанов матди-техник тәэмин итү турында сөйләде.

Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы зат Миләүшә Фазлыева 2024 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча ТР дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтү белән таныштырды.

Оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гайнетдинова башкару дисциплинасы турында сөйләде.

Киңәшмә азагында Идарә башлыгы тарафыннан ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International