Саба аграр көллиятендә имтиханнар кабул ителде

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

2024 елның 15 октябрендә «Саба аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Теоретик өлешне тапшыру «Гостехнадзор Экзамен» программасында компьютерда башкарыла. Теоретик өлешне тапшырган кешеләр «Саба» ҖЧҖ территориясендә имтиханның гамәли өлешенә кертелә.  Имтиханга заявка биргән 17 кешенең барысы да төрле категорияләр буенча теоретик һәм практик өлешләрен уңышлы тапшырдылар.

Тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен аларга «РФ Дәүләт хезмәтләре» аша кабул итүгә язылырга һәм билгеләнгән көнне килергә кирәк булачак.

 

Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International