26 нчы «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

2024 елның 9-12 октябрендә Тимирязев исемендәге Россия аграр университеты  территориясендә 26 нчы «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды.

«Алтын көз – 2024» күргәзмәсе кысаларында дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре арасында «Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендәге эшчәнлекнең заманча ысулларын үзләштерү өчен» конкурсы оештырылды.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының дәүләт техник күзәтчелек органнары арасында алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора һәм аларның эшчәнлек сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу башка регионнардагы коллегалар белән очрашу, аларның уңышлы тәҗрибәләре турында белү, шулай ук казанышлар белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек.

Быел конкурска рекордлы санда катнашучылар тәкъдим ителгән иде: илебезнең 35 төбәгеннән килгән коллегаларыбызның 70тән артык доклады ике конкурс көне кысаларында комиссия тарафыннан каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәтен конкурста доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Сергей Грачев тәкъдим итте.

Альберт Борһанов «Яшүсмерләр арасында мототранспорт чараларын имин эксплуатацияләү буенча профилактик чаралар» дигән доклад белән чыгыш ясады, ә Сергей Грачев «Татарстан Республикасында аттракционнарны дистанцион рәвештә теркәү» турында сөйләде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе эшен югары бәяләде һәм 26 нчы «Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында иң югары бүләкләр – алтын һәм көмеш медальләр тапшырды.

Бүләкләрне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Владимирович Некрасов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International