Лениногорск политехник көллиятендә В, С, D, E, F категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү һәм имин файдалану, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды.
Имтиханга 24 кандидат заявка биреп, шуларның 5се килмәде, 3се – имтихан тапшыручы кандидатларга таләпләргә туры килмәү сәбәпле, 2се имтиханны тапшыра алмады. 14 укучы имтиханны уңышлы тапшырды, алар тиздән тракторчы-машинист таныклыгын алачак.
Имтиханга килмәгәннәр һәм аны беренче тапкыр тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан билгеләнде.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.