2024 елның 9 октябрендә Әгерҗе районында район башлыгы урынбасары И.И.Ямалиев җитәкчелегендә район аграрийлары белән киңәшмә узды. Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Н.Гыймадиев катнашучыларны районның агросәнәгать комплексындагы хәлләр белән таныштырды. Шулай ук үз тармаклары буенча мәгълүмат белән идарә белгечләре дә чыгыш ясады. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов катнашучыларны техник тикшерүләрнең барышы, техниканы теркәү һәм эксплуатацияләү вакытында административ хокук бозуларны профилактикалау чаралары белән таныштырды. Киңәшмә йомгаклары буенча тәкъдимнәр бирелде, якын киләчәккә АСК системасындагы күрсәткечләрне яхшырту бурычлары куелды.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.