Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре гаиләләре белән урман ресурсларын саклау, торгызу һәм арттыру буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Урман утырту көне» акциясендә катнаштылар. Акциядә катнашу Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре өчен күркәм традициягә әверелде – Биектау муниципаль районы территориясендә ылыслы үсентеләр утыртылды. Акциянең максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру, экологик хәлне яхшырту, шулай ук гражданнарда илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү.