Азнакай муниципаль районында азык җыю техникасын тикшерү

2024 елның 4 октябре, җомга

Техник төзексезлекләре булган комбайннар, тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра, бу профилактик чаралар үткәрү зарурлыгын тудыра. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре буенча бүлеге комбайннарның эшен тикшереп тору өчен авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларына даими чыгып тора. 2024 елның 4 октябрендә Азнакай муниципаль районының «Союз-Агро» ҖЧҖендә терлек азыгы җыю комбайннарына күчмә тикшерү уздырылды. Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары белән туплануына аерым игътибар бирелде. Анда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

 

      Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International