Бүген күчмә кабул итүләр графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыйров гражданнарны шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында техниканы дәүләт теркәвенә алу, дәүләт исәбенә кую һәм хокук билгеләүче документлары булмаган үзйөрешле машиналарны исәптән төшерү, гамәлдә булу срогы чыккач тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру, техник тикшерү уздыру өчен оешмалар белән шартнамәләр төзү мәсьәләләре каралды.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга да җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.