Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында «Куркынычсызлык дәресләре» уза

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2024 елның 16 сентябрендәге беркетмәсе нигезендә һәм балалар катнашында юл-транспорт чаралары белән имгәнү очракларының артуы  сәбәпле, 2024 елның 23 сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М., Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә,  мәктәпләрдә һәм уку йортларында "Куркынычсызлык дәресләре" оештырылды.

Районның 39 уку йортына, шулай ук барлык җитәкчеләргә һәм үзйөрешле машиналар хуҗаларына хезмәткәрләрне һәм гаиләләрне таныштыру өчен презентация җибәрелде. 27.09.2024 көнне "Куркынычсызлык дәресе" 48 бала катнашында 9 нчы сыйныф укучылары өчен 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

2024 елның 30 сентябрендә Баулы аграр көллиятендә дә  «Куркынычсызлык дәресе» планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

Руслан Мөхәммәтҗанов – баш дәүләт инженеры - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлеге инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International