Мәктәпләрдә профилактик очрашулар

2024 елның 27 сентябре, җомга

Республикада соңгы айларда юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары катнашында аварияләр ешайды. Бигрәк тә балалар травматизмы белән бәйле хәл борчый.  Әлеге төр транспортны имин файдалану буенча төп таләпләрне ачыклау максатыннан, Актаныш районы мәктәпләрендә укучылар белән профилактик әңгәмәләр оештырылды. Актанышның 1нче урта мәктәбендә һәм гуманитар гимназиядә 8-10 сыйныф укучылары белән презентацияләр һәм чыгышлар оештырылды. Шулай ук җирле телевидение буенча да материал әзерләнде.

 

    Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International