Квадроцикллар һәм кар машиналарының популярлыгы елдан-ел арта. Еш кына яңа хуҗалар куркынычсызлык турында уйламыйлар, ләкин мототранспорт чаралары югары куркыныч чыганагы булып тора. Барыннан да элек, аңа игътибарсыз карау ярамый. Аксубайның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде, анда 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов тарафыннан имин эксплуатация буенча аңлатмалар бирелде.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.