Биектау муниципаль районында куркынычсызлык дәресе узды

2024 елның 27 сентябре, җомга

Агымдагы елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының бертуган Максудилар исемендәге 5 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Юлсыз урыннардан йөрүче мототранспорт чаралары белән имин идарә итү» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Квадроцикл һәм кар машиналары йөрткәндә куркынычсызлык дәресен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы бүлеге башлыгы А.А.Хаҗиәхмәтов үткәрде. Укучылар квадроцикл, кар машинасы белән идарә итү хокукына таныклык алу тәртибе белән таныштылар. Инспектор соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм кар машиналары катнашындагы хәлләр статистикасы белән таныштырды. Шулай ук мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен җәза чаралары турында да мәгълүмат җиткерелде.

     Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International